ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада яңа елда беренче сабый 3 гыйнвар көнне туган

10 гыйнвар 2019, 23:00 , Фото: архив

Кукмарада яңа елда беренче сабый 3 гыйнвар көнне туган Ә 10 гыйнварга бәби тудыру йортында барлыгы 6 бала дөньяга аваз салган.

(Кукмара, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара бәби тудыру йортыннан алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда биредә 362 сабый дөньяга килгән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ир балалар күбрәк туган - 189, кызлар азрак – 173.

Яңа 2019 елның беренче бәбие - 4080 граммлы малай 3 гыйнварда дөньяга аваз салган. Нырья авылында яшәүче Алена һәм Сергей Павловларның беренче балалары ул.

10 гыйнварга бәби тудыру йортында барлыгы 6 бала дөньяга аваз салган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10