ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Машина йөртүче белән пенсионер арасында чыккан низаг видеосы социаль челтәрләргә эләккән

10 гыйнвар 2019, 21:23 , Фото: соцсети

Машина йөртүче белән пенсионер арасында чыккан низаг видеосы социаль челтәрләргә эләккән Бүген Автозавод проспектында машина йөртүче белән җәяүле арасындагы низаг көндез булган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда машина йөртүче чак кына таптатмый калган юл аркылы чыгучы пенсионерга суга. Һәлакәт урыныннан видеоны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарган.

Видеорегистратор кадрларында «Шевроле» шоферының өлкән яшьтәге җәяүлегә юл бирмәве, машина тукталганга ачуы чыккан йөртүченең пенсионерның йөзенә йодрык белән сукканлыгы күренә. Низагка шаһитлар катыша. Чит ил машинасын йөртүче китеп барган.

Социаль челтәрләрдән кулланучылар әлеге хәлнең Автозавод проспектында «Олимпийский» җәмәгать транспорты тукталышы янында бүген көндез килеп чыкканлыгын яза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10