ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин Татарстанда ярлылык структурасына анализ ясарга кирәклеген әйтте

10 гыйнвар 2019, 16:56 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Татарстанда ярлылык структурасына анализ ясарга кирәклеген әйтте Ел азагына кадәр төбәк фәкыйрьлекне киметү буенча сынау проектында катнашачак.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ярлылык сәбәпләренә һәм структурасына анализ ясарга кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 30 ноябренә кадәр Татарстан фәкыйрьлекне киметү буенча сынау проектында катнаша. “Хөкүмәт һәм Бөтендөнья банкы арасында меморандум имзаланды. Безгә ярлылыкның сәбәпләренә һәм структурасына анализ ясарга, кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләр санын киметү буенча эшләргә кирәк”, - диде Алексей Песошин.

Ул министрлык белгечләренә, Бөтендөнья банкы экспертларына булышлык күрсәтеп, адреслылык һәм мохтаҗлык критерийларын исәпкә алып, халыкка ярдәм итүнең төбәк системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Итоговая коллегия Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан в режиме видеоконференции по вопросу «Труд, занятость и социальная защита: итоги 2018 года и задачи на 2019 год». Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан 
А.В. Песошин.

Утырышта катнашкан эксперт – Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге даими вәкиле һәм директоры Андраш Хорваи әйтүенчә, Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе түбән, төбәк бу күрсәткеч буенча илдә алдынгылардан. Ул республикада эшсезлек тә түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп узды.

Белгеч сүзләренчә, 2015-2016 елларда кризис чорында эшсезлек күрсәткече Россиядә күпкә үзгәрмәгән. “Кризис белән бәйле рәвештә, хезмәт хакы күләмендә төзәтмәләр булды. Бөтендөнья банкы бу мәсьәләләрне озак вакыт өйрәнде. Россия 2030 елга ярлылык күрсәткечен икеләтә киметә алыр иде”, - дип саный ул.

Бөтендөнья банкының социаль яклау өлкәсендә проектлар җитәкчесе Руслан Емцов инновацион социаль яклау системасын кору буенча Татарстан тәҗрибәсе бар җирдә дә таратылачагын әйтте. Аның фикеренчә, төбәктәге социаль ярдәм халык мәнфәгатьләренә туры килә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10