ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә егетләр пистолет белән янап, өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирын талаган

10 гыйнвар 2019, 16:07

20 һәм 23 яшьлек егетләр 79 яшьлек хатын-кызның йортына бәреп керә һәм аның фатирыннан зәркән бизәнү әйберләрен һәм акчаларын урлап чыга.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә егетләр пистолет белән янап, өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирын талаган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Кичә иртән ике егет 79 яшьлек хатын-кызның фатирына бәреп керә һәм пистолет белән янап, пенсионерның зәркән эшләнмәләрен һәм акчаларын урлый. Китерелгән зыян күләме - 24 мең сум.

Полиция хезмәткәрләре каракларны "кайнар эздән" тоткарлаган. Алар 20 һәм 23 яшьлек егетләр булып чыккан. Урланган әйберләр һәм пневматик пистолет алардан алынган.

Хәзерге вакытта "Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10