ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда экологлар ике гектар мәйданда кар чүплеге ясаучыны эзли

10 гыйнвар 2019, 16:03 , Фото: eco.tatarstan.ru

Казанда экологлар ике гектар мәйданда кар чүплеге ясаучыны эзли
  
Рөхсәтсез өелгән кар чүплеге Царицыно һәм Нагорный бистәләре арасында табылган.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда экологлар ике гектар мәйданда кар чүплеге ясаучыны эзлиләр, дип хәбәр итте Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Җирле халык Казанның Совет районындагы Царицыно һәм Нагорный бистәләре арасында рөхсәтсез кар чүплегенә тап булган. Экология министрлыгы белгечләре килгәч, махсус техника кишәрлектән карны этеп чыгару белән шөгыльләнгән.

"Хәзерге вакытта гаепле затлар ачыклана. Алга таба административ җаваплылыкка тарту максатыннан, әлеге территорияне баланста тотучыны билгеләү өчен Росреестрга сорау юлланды", – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хокук бозучыга "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә штраф яный.

"Вазифаи затларны өч мең ярым сум штрафка тартырга мөмкиннәр, юридик затлар биш йөз мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, ә кабат хокук бозулар ачыкланганда аларга миллион сум күләмендә штраф яный", – дип сөйләде Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

Табигать саклау ведомствосы белгечләре шәһәр урамнарыннан алынган кар реагентлар белән пычранган, туфракка эләккән очракта бу якын-тирәдәге су объектларын пычратуга китерә, дип искәртә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10