ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Челтәрдә күпләп чыгарылачак МВ-500 беренче самолетлары фотосы пәйда булды

10 гыйнвар 2019, 15:23 , Фото: скриншот поста instagram.com

Челтәрдә күпләп чыгарылачак МВ-500 беренче самолетлары фотосы пәйда булды
 Фотоларны Instagramдагы битендә Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев урнаштырган.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Челтәрдә МВ-500 беренче аграр самолетларының фотолары барлыкка килде. Фотоларны Instagramдагы битендә Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев урнаштырган.

"Чананы җәйдән, ә авыл хуҗалыгы авиациясен кышын әзерлә!" - Вәлиев постында шулай дип язып куйган.

Самолет Россиянең "Технология" дәүләт фәнни үзәге һәм "МВЕН" ҖЧҖ тарафыннан төзелә. Судно беренче тапкыр МАКС-2017 халыкара авиация-космик салонында тәкъдим ителде.

"Татар-информ" агентлыгына  "Технология" фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директоры Андрей Силкин сөйләвенчә, серияле үрнәктәге бер машина бәясе 20 млн сумга якын. 2019 елдан башлап елына 120 самолет чыгара башлау планлаштырыла, дип хәбәр ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10