ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Инсулин инъекцияләре өчен җыелманы ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә керттеләр

10 гыйнвар 2019, 10:42

Инсулин инъекцияләре өчен җыелма дәүләт гарантияләре программасы буенча биреләчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә инсулин инъекцияләре өчен амбулатор җыелманы һәм инсулин помпасы өчен резервуарны ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә керттеләр. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Инсулин инъекцияләре өчен җыелма дәүләт гарантияләре программасы буенча биреләчәк.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Канада тикшеренүчеләре икенче типтагы диабеттан вакыт-вакыт ач тору ярдәмендә котылу мөмкинлеге турында дәлилләр туплаган. Торонто Университеты галиме Сөләйман Фурмли һәм аның хезмәттәшләре алынган нәтиҗәләрне BMJ Case Reports журналында дөнья күргән мәкаләдә китергән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10