ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гыйнвар азагына кадәр Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшләячәк

10 гыйнвар 2019, 10:02 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Гыйнвар азагына кадәр Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшләячәк Агачлар кәҗәләргә азык буларак кулланылачак.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). 10 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү буенча ике пункт эшлиячәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агачлар өчен контейнерлар Гадел Кутуй урамы, 160 йорт адресы буенча "Идел буе экология компаниясе" офисы янәшәсендә; шулай ук Җиңү Проспекты, 141 йорт адресында урнашкан сәүдә үзәге янында урнаштырылачак. Кабул итү пунктлары тәүлек әйләнәсе һәм 31 гыйнварга кадәр эшли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Һәркем чыршы, нарат, пихта, чыршы ботакларын алып килеп, махсус контейнерга сала ала. Кабул ителгән агачлар кәҗәләргә азык буларак кулланылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10