ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Тормышыбыз 1 гыйнвардан ничегрәк үзгәрәчәк - "Ватаным Татарстан"

10 гыйнвар 2019, 09:12

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә дистәләрчә яңа закон үз көченә керә.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Тормышыбыз 1 гыйнвардан ничегрәк үзгәрәчәк, депутатлар безгә нинди “бүләк”ләр әзерләгән һәм акча янчыкларыбыз күпмегә юкарачак? 2019 елның 1 гыйнварыннан илебездә дистәләрчә яңа закон үз көченә керә. Аларның кайсылары икътисадтагы кыенлыкларны җи­ңүгә ярдәм итәр, ә кайсылары, киресенчә, яңа “баш авыртулары” гына китереп чыгарыр?

Дәүләт Думасы “бүләк”ләре

Депутатлар ел дәвамында яңа законнарны “чүкеп” кенә торды. Әйтик, 2019 елда балык тотучылар өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Сулыкларда 5 килограммнан артык балык тотарга ярамый хәзер. Дөрес, бу норма төрле төбәкләрдә – төрлечә. Мәсәлән, Алтай краенда балыкчылар нормасы – 10, ә инде Ханты-Манси автономияле округында бөтенләй дә 30 килога җитәргә мөмкин. Дәүләт бик хәй­ләкәр: шул рәвешле балыкчыларны илнең көнчыгыш тө­бәгенә җә­леп итәргә маташа. “Һә­вәскәр балыкчылык турында”гы Закон исә ятьмә белән балык тотуны тыя. Тик монда да Төньяк, Себер һәм Ерак Көн­чыгышның кайбер районнары өчен искәрмәләр каралган. Ни өчен? Чөнки Яку­тиядә, Ерак Көн­чыгышта балык тоту – күңел ачу, ял итүнең бер төре генә түгел. Балыкны анда бөтен гаиләгә бер атнага җитәрлек итеп әзерләп куялар. Бу төбәк­ләр­дә ятьмәдән файдалану да рөхсәт ителә әле. Әмма алар, корал кебек, тамгаланган булырга тиеш.

1 гыйнвардан бөтен илдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәк­ләрендә яңа хезмәткәр пәйда булырга тиеш. Физик мөмкин­лек­ләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән шө­гыльләнәчәк ул. Хөкүмәт әнә шун­дый хезмәткәр ярдәмендә инвалидларны эшле итүне 50 процентка арттырырга ниятли. Тик биредә барысы да инвалид­ның хезмәткә ыргылуына түгел, ә эш бирүченең мондый кешене эшкә алу теләгенә бәйле булыр шул...

Депутатлар, контрольлек бил­геләреннән (чиплардан) файдаланып, товарларның хәрәкә­тен күз­ә­тү һәм аларны тамгалау­ның бердәм мәгълүмат системасы турында законны хуплады. Хө­күмәт инде 2018 елның ап­релендә үк 2019 елда тамгаланачак товарлар исемлеген раслады. Хәзерге вакытта, эксперимент рәвешендә, мех әйбер­ләрне мәҗбүри “чиплау” бурычы кертелде. Шулай ук дарулар, аяк киемен һәм тагын кайбер башка товарларны тамгалау буенча да экспериментлар алып барыла.

Автомобильчеләр өчен дә яңа­лыклар бар. Машина йөртү­челәргә “1 л канга 0,3 г спирт” ди­гән кагыйдә гамәлгә керә. Моннан ары хәмер микъдары шул нормадан артып киткәндә генә шоферларга штраф түләргә ки­рәк, димәк. Куас һәм кефирны курыкмыйча эчеп булачак, дигән сүз.

Машинага техник карау уздыру кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кер­телә, һәм алар күпләребезгә кагылачак. Хөкүмәт карары проектыннан күренгәнчә, номерлары кү­гәр­гән яки үзгәртеп чү­келгән автомо­бильләр бу процедура аша үтә алмаячак. Транспорт чарасының номерлары (кузовы, двигателе номерлары һ.б.) документларында күрсәтелгәнгә туры килмәгән оч­ракта белгеч техник карау үткәрү­дән баш тартачак. Яңалыклар 2019 елның җәеннән үз көченә керергә тиеш.

Бәяләр, бер адым алга!

Өстәмә кыйммәткә салым (НДС), бензин һәм тәмәкегә акцизлар арткан бер мәлдә бәя­ләре “сикермәгән” товарлар калырмы икән, дип уйлаучыларыбыз байтактыр.

НДС 18дән 20 процентка җитә. Икмәк, ярма, сөт, шикәр һәм социаль әһәмиятле башка товарлардан тыш, барлык әйберне сатуга нәкъ менә шундый күләмдә салым салыначак. Әмма ахыр чиктә барысының да бәясе артачак. Ник дигәндә, әйтик, икмәк ингредиентлары, аны пешерү өчен кулланыла торган электр энергиясе һәм җиһаз­лар бәясенә әнә шул күтәренке НДС салынган була бит.

Россиядә җитештерелгән азык-төлек бәяләре иң аз кү­ләмдә үсәчәк. Ә инде узган елда арзанайган тук­лану продуктлары бәясе иң зур “сикереш” ясаячак. Әйтик, бер тавык түшкәсе бәясе уртача 160 сумга, 1 кило шикәр комы – 50-50 сумга җитә­чәк, социаль әһәмиятле он сортыннан пешерелгән бер бө­тен икмәк бәясе 1-2 сумга артачак.

2019 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җитеште­рел­гән сәнәгать товарлары бәясе 4-6 процентка үсәргә мөмкин. Ә инде чит илләрдә эшләнгән көн­күреш техникасы, машиналар һәм башка әй­берләрнең 5-10 процентка кыйм­мәтләнүе бар. Сум курсы төшкән очракта бәя­ләрнең тагын да ныг­рак “тешлисе” көн кебек ачык.

Күп нәрсә ягулык бәясенә бәйле булачак. 1 гыйнвардан акцизлар – бензин һәм дизель ягулыгы бәясенә кертелә торган салым 50 процентка арта. Элегрәк мондый карарлар котылгысыз төстә бәяләрнең “сике­рүенә” китерә иде. Тик бу юлы Хөкүмәт нефтьчеләргә акцизлар­ның зур өлешен дәүләт бюджетыннан капларга вәгъдә итте. Ә нефть эшкәртү заводлары хуҗалары 31 мартка кадәр күпләп сату бәя­ләрен арттырмаска сүз бирде. Шуңа күрә, киләсе елның беренче кварталында бензин бәясе әллә ни үсмәячәк, дигән өметтә калабыз.

Тәмәкегә акцизлар 10 процентка үсәчәк. Димәк, алары да кыйм­мәтләнә. Ә менә хәмергә киләсе елда акциз артмый.

Торак-коммуналь хуҗалыкта нәрсәләр үзгәрә?

2019 елда коммуналь тариф­ларның 2 тапкыр – гыйнвар һәм июнь айларында “сикерүе” кө­телә. Бу өлкәдә ике реформа – чүп һәм төзелеш реформалары башлана.

Чүп реформасы, федераль әһә­мияттәге шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севасто­поль­дән тыш, калган барлык төбәкләргә кагыла. Беренче гыйн­вардан калдыклар белән башкача эш итә башлаячагыбызга бәйле бу. Квитан­ция­дә тагын бер коммуналь хезмәт – “чүп” хезмәте пәйда булып, аның өчен төбәк операторына түләргә туры киләчәк. Чүп чыгарган өчен тү­ләү торак мәйданыннан чыгып түгел, ә анда теркәлгән кешеләр саныннан чыгып исәпләнәчәк. Тариф күләме бер кешегә уртача йөз сум туры килә. Артыграк булган урыннар да бар.

Тагын бер зур реформа тө­зелешкә бәйле. Яңа төзелә башлаган йортлардан фатир сатып алучылар акчаларын эскроу-счетка (Россия өчен – яңалык, төзүченең мондый счетка салынган акчаны ничек тотуына банк үзе күз-колак булып тора) салып, төзелешкә акча банклар аша гына биреләчәк. Бер яктан, бу кешеләрне алданган “өлеш­че­ләр” язмышыннан йолып калса, икенче яктан, яңа төзелгән торак бәясенең кыйммәтләнүенә ките­рергә мөмкин.

Яңалыклар арасыннан мәзәг­рәкләре дә бар. Мисалга, 1 марттан Хөкүмәтнең сантехникларны, хас­таханәдәгечә, аягына бахила киеп, муенына бейдж асып кына кем­нәрнеңдер фатирына бәдрәф-фә­ләнен төзәтергә килеп керүлә­рен йөкләгән 331 нче карары үз көченә керә.

Бакчачыга сюрприз бар

1 гыйнвардан 217 нче Федераль закон – бакча законы га­мәлгә керә. Аның нигезендә, бакчачыларга (садоводы) өч каттан да биек булмаган йорт төзеп, шунда теркәлергә рөхсәт ителә. Ә менә “огород­ник”лар үзләре­нең җир кишәр­легендә техник корылма – сарай, теплица яисә кое гына төзи ала. Анда хәтта такталардан гына җәйге йорт та корып куярга ярамый.

Гыйнвар аеннан башлап, кер­темнәрне “тере” акча белән түләү бетерелә: аларны ширкәт­нең расчет счетына күчерергә кирәк булачак. Элеккечә кассага алып килеп түләү тыела. Кертем түләүне ике айга кичектергән бакчачыны шир­кәттән куып чыгару куркынычы яный. Ә бу аңа кырын сугачак. Чөнки ширкәткә кер­мәгәннәр элек “коммуналка” өчен генә акчасын чыгарып бирсә, хәзер рәис һәм идарә эше өчен дә, әле тагын өстәмә 6 процент та (салымга ташлама юк) түләячәк.

Самолетка төяп кайт

Чит илдән товар алып кайтырга яки чит илләрнең интер­нет-кибе­теннән товарга заказ бирергә яратучыларны да кү­ңелсезрәк сюрпризлар көтә.

2019 елга кадәр авырлыгы – 50 кг, бәясе 1500 еврога кадәрге товарларны Россиягә чит ил­ләрдән пошлинасыз гына кер­тергә була иде. Әмма Хөкүмәт, “күләгәдәге” импорт белән шөгыльләнүче алыпсатарларга хәрәм юл дип исәпләп, аны ябарга булган. Хәзер инде товар бәясе 500 евродан, авырлыгы 25 килограммнан артуга, таможняга түләргә туры киләчәк. Бәясе биш йөз еврога гына сыешмаган товарлар өчен пошлина бәясе 30 процент тәшкил итәчәк, ә һәр артык кило өчен 4әр евро түләргә кирәк булачак.

Шулай ук бер ай эчендә чит илләрнең интернет-кибетләрен­нән пошлина түләмичә генә товар сатып алу күләмнәре дә киметелә (бәясе – 500 еврога, авырлыгы – 31 килограммга кадәр).

Шул ук вакытта товарларны самолетта пошлина түләмичә генә алып кайту нормасы (бәясе –10 мең еврога, авырлыгы – 50 кг кадәр) үзгәрешсез кала. Монысы очкыч пассажирларының коммерция йө­ген шәхси йөк кебек җиңел генә йөртә алмаулары, шулай ук авиа­линияләрдә конт­рольлекнең кырысрак булуы белән аңлатыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10