ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Атна азагына Татарстанда җылытачак

9 гыйнвар 2019, 21:17 , Фото: архив/Михаил Захаров

Атна азагына Татарстанда җылытачак 12 гыйнварда көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Республика синоптиклары ялларда Татарстанда шактый җылытачак дип фаразлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 гыйнварда көндез һава температурасы 9 градус салкын була. 12 гыйнварда көндез -3 һәм -8 градус көтелә. Көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Җомга көнне көньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 16 метр булыр дип көтелә. Шимбә көнне  көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

11 гыйнварда күпчелек районнарда бераз кар яварга, кайбер районнарда бераз буран булырга мөмкин. 12 гыйнварда юеш кар, кайбер районнарда буран булуы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

  • «Татар-информ» агентлыгы 10 гыйнвар төнендә Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10