ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Түбән Кама укучысы бакчада эшли торган робот уйлап тапкан - "Шәһри Казан"

9 гыйнвар 2019, 17:31

Әлегә робот түтәлгә вак симәнәләр генә чәчәргә өйрәнгән.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Алисә Шәрәфиева).Түбән Каманың VI сыйныф укучысы Григорий Леванов бакчада эшли торган робот уйлап тапкан. Олы абый-апаларның түтәлләрдә казынып билләре авыртмасын өчен дип тырышкан егет.

Әлеге робот белән телефон аша гына да идарә итеп була. Имеш, өйдә телевизор каршында рәхәтләнеп ял итеп ятасың, ә робот синең өчен бакчада эшләячәк. Дөрес, әлегә робот түтәлгә вак симәнәләр генә чәчәргә өйрәнгән. Моның өчен, роботка махсус программа кертеп, түтәлнең озынлыгын, киңлеген күрсәтергә кирәк. Аннан робот симәнә чәчәр өчен урын әзерли. Соңыннан симәнәләрне чәчеп чыга һәм себерке кебек җайланма белән күмеп куя. Әлегә робот «Лего»дан гына җыелган. Тора-бара аны агачтан ясамакчылар.
Григорийның әнисе Марина сөйләвенчә, улы бу җайланманы бакчачыларның эшен җиңеләйтү өчен эшләгән.

– Җәй көне безгә «Агро-робот» дигән фестивальдә катнашырга тәкъдим иттеләр. Безгә авыл хуҗалыгы өлкәсендә файдалы булган робот төзергә кирәк иде. Зур күләмдә эшли торган роботларны күп уйлап, чыгаралар хәзер, ә менә гади кеше бакчасында куллана ала торган роботлар сирәк. Улым шуны уйлап менә бу роботны барлыкка китерде. Без аңа «Бакчачы ярдәмчесе» дигән исем дә куштык, – ди Марина.

Григорийның роботлар ясарга сәләте кечкенәдән үк сизелә башлаган. Ул тәпи йөри башлаганчы ук «Лего» конструкторын җыя торган булган, компьютерларны үлеп яраткан. Әнисе узган ел Түбән Камада ачылган «Кванториум» үзәгендә эшкә урнашкач, ул биредәге «кванто-робот» түгәрәгенә язылган.

– Менә шул ике мавыгуы бергә туры килде инде аның. Хәзер роботлардан башка берни дә кирәкми. Хәтта бию белән музыка дәресләрен дә ташлады. Үзе теләгәч, без каршы килмәдек. Гомумән, бала теләгән бар әйберен дә эшләп карарга тиеш, минемчә, – ди Марина.

Григорий моннан тыш әле дуслары белән Ижауда инженерлар арасында узган бәйгедә дә катнашкан. Анда ул Чайковский көйләрен тыңлаган вакытта кешенең хис-кичерешләрен күрсәтә торган робот тәкъдим иткән булган.

Роботлардан тыш, Григорий Кыш бабайга ышана икән әле.

– Великий Устюгка барып кайтканнан соң ышана башлады ул аңа, – ди әнисе. Робототехникадагы уңышлары өчен, егетне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга Чыршы бәйрәменә чакырган.

Сәләтле балаларны җыя торган әлеге бәйрәм Татарстан башкаласында инде 18нче тапкыр уза. Быел Президент Чыршы бәйрәмендә укуда, төрле олимпиадаларда, спортта, иҗат өлкәсендә, иҗтимагый тормышта үзен күрсәткән һәм гаиләләре авыр хәлдә калган 8 меңгә якын бала катнашты. Сабыйларга Кыш бабай белән Кар кызы катнашында әкияти тамаша күрсәттеләр. Һәрберсенә WorldSkills чемпионаты белән бәйле баллы күчтәнәчләр тараттылар.

Киләсе елга син дә Президент чыршы бәйрәменә эләгәсең килсә, Григорий кебек актив бул, төрле ярышларда катнаш, тырышып укы. Мәктәптә сине күреп алып, Президентка хат юллаячаклар. Сәләтле балалар исемлегендә син дә чакырулы булырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10