ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан полициясе югалган Әлмәт егетен эзләүдә ярдәм итүне сорый

9 гыйнвар 2019, 15:31

Соңгы тапкыр 23 яшьлек егетне 6 декабрьдә Авангард урамында күргәннәр.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан полициясе югалган Әлмәт егетен эзләүдә ярдәм итүне сорый. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы тапкыр 23 яшьлек Владислав Кильдюшовны 6 декабрьдә Авангард урамында күргәннәр.

Егет 175 сантиметр буйлы, кара чәчле, уртача гәүдәле. Башында куе-зәңгәр башлык, өстендә караңгырак төстәге ак мех эчле кышкы куртка булган. Перчаткалары көрән, җәйге Reebok кроссовкаларыннан һәм спорт чалбарыннан була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе егетнең кайда икәнлеген белүче булса, шул турыда мәгълүматны (843) 294-50-24, +7 999-759-27-05 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10