ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Транспорт һәлакәте аркасында Казанның Дәрвишләр бистәсендә җитди бөке хасил булды

9 гыйнвар 2019, 14:09 , Фото: соцсети

Транспорт һәлакәте аркасында Казанның Дәрвишләр бистәсендә җитди бөке хасил булды Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоны авария шаһитының социаль челтәр битендә урнаштырганнар.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Тынычлык урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Кадрларда бер машинаның җитди зыян күргәнлеге ачык күренә - автомобильнең капоты тулысынча яньчелгән. Икенче автомобильнең алгы пассажир ишеге зыян күргән.

«Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Дәрвишләр бистәсенә керү юлында күп чакрымлы бөке барлыкка килгән.

Зыян күргән кешеләр барлыгы-юклыгы турында мәгълүмат ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10