ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатылмаган

9 гыйнвар 2019, 12:40 , Фото: архив/Рамиль Гали

Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатылмаган Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, төнге унбердән соң баланың кайда икәнлегенә һәр ата-ана җаваплылыкны үзенә ала.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатылмаган. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

“Бу арада Эчке эшләр министрлыгы, оешмалар белән тыгыз эшләдек. Балигъ булмаган балаларның төнге унбердән соң әти-әниләрсез йөрүләре контрольдә тотылды. Төнге унбердән соң баланың кайда икәнлегенә һәр ата-ана җаваплылыкны үзенә ала. Әлбәттә, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе дә бу сорауны игътибарсыз калдырмый”, - диде ул.

“Мондый кечкенә вакыт аралыгында балаларга карата җинаятьләрнең булмавы безгә мөһим”, - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10