ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Воткинск шәһәрендә хәләл фаст-фуд әзерли башлаганнар

8 гыйнвар 2019, 17:46 , Фото: архив/Михаил Захаров

Воткинск шәһәрендә хәләл фаст-фуд әзерли башлаганнар Шәһәрдә дүрт урында хәләл туклану ноктасы ачылган.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Узган ел Воткинск каласында хәләл фаст-фуд әзерли торган дүрт туклану урыны барлыкка килгән. Бу хакта Воткинск татарлары берләшмәсе хәбәр итә. 
 
"2018 ел башында Воткинск шәһәрендә яшәүчеләрнең күбесе "Хәләл" стандартлары буенча әзерләнә торган фаст-фудлар хакында ишеткәннәре дә юк иде. Әмма ел азагында шәһәрдә шундый дүрт нокта барлыкка килде. Алар "Хәләл" маркалы тәмле һәм арзан итле ризыклар әзерли", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10