(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы кешесе бушлай игъланнар сайтында, телевизор сатып алырга омтылып, 100 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы хәбәр итә.
37 яшьлек ир-ат челтәрдә файдалы тәкъдим тапкан һәм аннан алдан түләп бетерүне таләп иткән сатучы белән элемтәгә кергән. Үзара операция башкарылганнан соң, ир-ат банк картасында булган 107 мең сум акчасы юкка чыгуын күргән.
Әлеге факт буенча "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ялган сатучының Мәскәүдән торып эш итүе ачыкланган.