ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Пекинда бер ир-ат мәктәптә 20 баланы яралаган

8 гыйнвар 2019, 11:15

Балалар хастаханәдә, өчесенең хәле авыр.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Билгесез ир-ат Пекинның бер башлангыч мәктәбендә балаларга һөҗүм иткән. Егермесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта башкаланың Сичэн районы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә, дип җиткерә РИА Новости.

Һөҗүм сишәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 5 сәгать 17 минутта (11.17 – җирле вакыт) булган.

Беренчел мәгълүмат нигезендә, 20 бала зыян күргән. Алар хастаханәдә, өчесенең хәле авыр.

Полиция җинаятьчене урында ук тоткарлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10