ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Азәрбайҗан таксистлары Элвин Грей җырларын тыңлый башлаган

7 гыйнвар 2019, 18:00 , Фото: Солтан Исхаков, Әлфия Бәдретдинова

Азәрбайҗан таксистлары Элвин Грей җырларын тыңлый башлаган Блогер Əлфия Бəдретдинова Бакуга баргач, Элвин Грей җырлары яңгырап торган таксины видеога төшереп алган.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Баку шəһəрендә таксистлар татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Элвин Грейның җырларын яратып тыңлый башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə блогер Əлфия Бəдретдинова хəбəр итте.

"Бүген Бакуда бу хəлнең шаһиты үзем булдым. Мин Бакуда кунакта идем, иртə белəн аэропортка барырга такси чакырттым. Таксига утырдым һəм Элвин Грейның "Черноглазая" җыры яңгыраганын ишеттем. Тизрəк видеога төшереп алдым", - дип сөйлəде блогер.

"Азəрбайҗан таксистлары да Элвин Греның җырларын тыңлый икəн", - диде Əлфия Бəдретдинова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10