ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән

7 гыйнвар 2019, 16:29 , Фото: 18.мвд.рф

Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән “Тайота” белән идарә итүче 18 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиядә җиңел машина белән сөт ташучы машина бәрелешү аркасында биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Алабуга-Пермь юлының 104нче чакрымында “Тайота” белән идарә итүче 18 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында машина йөртүче һәм аның дүрт пассажиры шунда ук үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10