ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанга кышкы чатнама суыклар килде

7 гыйнвар 2019, 12:59 , Фото: tatar-inform.ru архивы

Татарстанга кышкы чатнама суыклар килде Синоптиклар юлларда бозлавык саклануы турында кисәтә.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә һава температурасы төшә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Синоптиклар юлларда бозлавык саклануыннан кисәтә.

8 гыйнварда алмашынучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз кар явачак. Көнчыгыштан салмак җил исәчәк. Төнлә һәм иртән температура -18..-23, аязганда -24..-29 градус булачак. Көндез -15..-20 градус фаразлана. 

9 гыйнварда шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә -18..-23, аязганда -24..-29, көндез -15..-20 градус салкын булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10