ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Президент ярдәме белән “Йолдызлык” балалары ялларны фестивальнең кышкы сменасында үткәрде

7 гыйнвар 2019, 11:49

Президент ярдәме белән “Йолдызлык” балалары ялларны фестивальнең кышкы сменасында үткәрде Татарстанда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең мәдәни-белем бирү сменасы быел унбишенче тапкыр оештырылды.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Яшел Үзән районындагы “Сосновый бор” шифаханәсе концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале кышкы иҗат сменасының гала-концерты узды, дип хәбәр итә фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте.

Бер сәхнәдә Татарстанның 22 районыннан 10-14 яшьтәге 200дән артык лауреат чыгыш ясады. Бу фестивальнең мәдәни-белем бирү сменасы “Сосновый бор”да быел унбишенче тапкыр оештырылды. “Йолдызлык” балалары республика Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәменә күрә кышкы каникулларын файда белән үткәрә алды.

Концертны ачканда Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин фестивальнең популярлыгы елдан-ел артуын искәртте. “Быелгы фестиваль сезонында “Йолдызлык”ның төрле этапларында Яшел Үзән районыннан гына меңнән артык бала катнашачак. Хезмәттәшләрем – башка районнар һәм шәһәрләр башлыкларының да бу юнәлештә үзләренә югары таләпләр куйганын беләм. Барыбыз да шәһәрләребезнең балаларда булган якты талантларыннан януын, балкуын тели”, - диде район башлыгы.

Смена кысаларында балалар Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин һәм Айдар Сөләйманов белән иҗади очрашуларда, Казан консерваториясе профессоры, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллинаның вокал буенча, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипованың бию буенча, “Эфир” телеканалының мәдәни күзәтүчесе Дмитрий Пивоваровның сөйләм техникасы буенча мастер-классларында катнашты.

Сменаның әйдаманнары булып ГИТИС Россия театраль сәнгать университеты чыгарылышлары һәм студентлары эшләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10