ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Казан урамнарын чистартырга 304 юл хезмәткәре һәм 276 махсус техника чыгачак

7 гыйнвар 2019, 12:27

Казан юллары бер тәүлек эчендә 176 тонна реагент һәм 614 тонна ком-тоз катнашмасы белән эшкәртелгән.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9 436 тонна кар чыгарганнар. Шәһәрне чистартырга 369 юл хезмәткәре һәм 670 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан хакимиятенең Тышкы төзекләндерү комитеты.

Казан юллары өчен бер тәүлектә 790 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 176 тонна реагент һәм 614 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген, 7 гыйнварда, көндез Казанга урамнарны чистартырга 304 юл хезмәткәре һәм 276 берәмлек махсус техника чыгачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10