ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа ел каникулларыннан соң Россиядә 2019 елның тәүге эш атнасы өч көннән торачак

7 гыйнвар 2019, 10:23

РФ Хезмәт министрлыгы 2019 елның беренче эш көне 9 гыйнварга, чәршәмбегә туры килүен искәртте.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиядә ун көнгә сузылган Яңа ел каникулларыннан соң 2019 елның тәүге эш атнасы өч көннән генә торачак, дип искәртә РФ Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай итеп, беренче эш көне 9 гыйнварга, чәршәмбегә туры килә.

Киләсе озын яллар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 мартта көтелә. Россиялеләр 8, 9 һәм 10 мартта - җомга, шимбә һәм якшәмбе ял итәчәк.

Быел Ватанны саклаучылар көне - 23 февраль шимбә көнгә туры килү сәбәпле, аның ялы 10 майга күчерелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10