ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй районы Бохарай авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

7 гыйнвар 2019, 08:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәй районы Бохарай авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды Бохарай ФАПын төзүгә республика бюджетыннан 2 миллион 904,10 мең сум акча тотылган.

(Зәй, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Яңа елга кадәр Зәй районының Бохарай авылында заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Соңгы елларда Сарман шәһәре-районда шактый ФАПлар һәм табиб амбулаторияләре сафка басты.

Яңа ФАПның гомуми мәйданы 57,5 квадрат метр булган Бохарай ФАПын төзүгә республика бюджетыннан 2 миллион 904,10 мең сум акча тотылган. Территорияне төзекләндерү һәм инженерлык челтәрен төзү район бюджеты хисабына башкарылган. Биредә авырулар өчен киенү-чишенү, көтеп тору бүлмәләре, фельдшерның кабул итү бүлмәсе, процедуралар ясау кабинеты бар.

ФАПны ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәм буларак узды. Бохарайлылыр яңа социаль объектны Яңа ел бүләге буларак кабул итте.

Тантанада район җитәкчелеге катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10