ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды

7 гыйнвар 2019, 00:00 , Фото: apastovo.ru/

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды “Алтын Алка” боз сарае җитәкчесе Рамил Мәхетдиновка хоккей формалары алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырды.

(Апас, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ"). 6 гыйнвар көнне Апас Боз Сараена районның барлык яшь спортчы егет-кызлары район башлыгының Яңа ел бәйрәменә җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хакимият вәкилләре, спортны үз итеп яшәүче балалар, аларның остазлары, әти-әниләре катнашты.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районның яшь спортчыларын бәйрәм белән котлап, “Алтын Алка” боз сарае җитәкчесе Рамил Мәхетдиновка хоккей формалары алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырды.

Шулай ук республика күләмендә узган милли көрәш, самбо, хоккей ярышларында уңышларга ирешкән спортчылар да сертификатлар белән бүләкләнде.

Боз өстендә мәдәният йорты хезмәткәрләре әкияти тамаша күрсәттеләр, җыр-биюләр белән сөендерделәр. Спортчы Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны котлап, тәмле бүләкләр өләштеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10