ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанның Учалы районында турист югалган

6 гыйнвар 2019, 11:06 , Фото: Госкомитет РБ по ЧС

Башкортстанның Учалы районында турист югалган Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты чираттагы тапкыр туристларга үз маршрутларын теркәргә кирәклеген искәртә.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстанның Учалы районында турист югалган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 5 гыйнварда турист юлдашы белән Иремель тавына менгән. Аннары ул Абараш-Баш тавына үзе генә чаңгы шуарга киткән һәм кайтмаган. Элемтәгә чыгу чарасы булмаган. Төркем теркәлү узмаган.

Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты чираттагы тапкыр туристларга үз маршрутларын теркәргә кирәклеген искәртә. Бу куркынычсызлык тәэмин итү һәм поход вакытында тиз арада ярдәм күрсәтү өчен кирәк.

Төркем, маршруттан кайткач,  бу хакта хәбәр итәргә тиеш. Бу тиешле вакытта туритслар кайтмагач, коткаручылар эзләргә чыксын өчен кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, элемтә һәм сигнализация чараларын, маршрут документларын, азык-төлек һәм медикаментларны тикшерегез.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10