ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабада Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында "Күңелле стартлар" узды

6 гыйнвар 2019, 07:00 , Фото: saby-rt.ru/news/rayon/kar-kyzy-m-kysh-babay-komandalary-arasynda-kelle-startlar

Сабада Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында "Күңелле стартлар"ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды.
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 4 гыйнварда Сабада Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында "Күңелле стартлар" узды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
"Күңелле стартлар" программасы шактый бай булды. Спорт бәйрәме "Йолдызлык" разминкасы белән башланып китте.
 
Беренче бирем командаларга бүленү, танышу булды. Ул бик дәртле һәм рифмалаштырылган иде. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафета.
 
Командаларга йөгерү, сикерүләр, туплар, боҗралар белән эстафеталардан торды, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Алар анда үзләренең спорт, акыл ягыннан сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алды. 
 
"Күңелле стартлар"ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылды. Барысы да финишка беренче килергә тырышты. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. 
 
Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәр бала яңа ел каникулларын озакка истә калдырсын өчен аларны күңелле итеп оештырырга һәм үткәрергә тырышты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10