ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бәйрәм көннәрендә Актанышта тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

6 гыйнвар 2019, 02:00

Исерек килеш руль артына утырган биш машина йөртүче транспорт белән идарә итү хокукыннан колак каккан.
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы территориясендә  бәйрәм көннәрендә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Соңгы көннәрдә район эчке эшләр бүлегенә 94 хәбәр кергән, нәтиҗәдә 3 җинаять эше һәм 13 административ эш кузгатылган.
 
Биш машина йөртүченең  Яңа елны җәяүлеләр сафында каршы алачагын да билгеләп үтәргә кирәк. Сәбәбе – исерек килеш руль артына утыру.
 
Транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагучылар Байсар, Тыңламас авыллары һәм Яр Чаллы шәһәре гражданнары. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10