ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә 33 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр

5 гыйнвар 2019, 20:00

Җәяүле юлны идарә ителми торган җәяүле кичүе аша уза торган була.
(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 3 гыйнвар көнне 17 сәгать 10 минутта Советская урамы, 165 б йорты каршында юл һәлакәте була. Нәтиҗәдә, җәяүле зыян күрә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Советская урамы буенча Фәхретдин урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче "НИССАН НОТЕ" автомобиль йөртүчесе җәяүлегә өстенлек бирми һәм аны бәрдерә. Җәяүле юлны идарә ителми торган җәяүле кичүе аша уза торган була. 
 
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 33 яшьлек җәяүле медсанчастьның кабул итү бүлегенә китерелә һәм аңа амбулатор дәвалану билгеләнә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10