ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда янгында биш яшьлек кыз һәм бер яшьлек малай төтен белән агуланган

5 гыйнвар 2019, 12:14

Әмирхан проспекты йортындагы фатирларның берсендә җиһазга ут капкан.

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгында биш яшьлек кыз һәм бер яшьлек малай төтен белән агуланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фатыйх Әмирхан проспектындагы 37нче йорт фатирларының берсендә 0,5 квадрат метр мәйданда җиһаз янган.

Балаларны исле газдан агулану билгеләре белән Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар.

Беренчел мәгълүматлар нигезендә, янгын электр җиһазын дөрес кулланмаудан килеп чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10