ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Магнитогорскида торак йорт подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 37гә җиткән

3 гыйнвар 2019, 09:43 , Фото: соцсети

Магнитогорскида торак йорт подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 37гә җиткән Һәлак булучылар арасында алты бала да бар.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Магнитогорскида торак йортның бер подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 37гә җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

"Һәлак булучылар саны 37гә җитте", - дип белдерделәр агентлыкка матбугат хезмәтеннән.

Дүшәмбе көнне, 31 декабрьдә, Магнитогорскида көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә ун катлы торак йортның бер подъезды җимерелеп төшкән. Һәлак булучылар арасында алты бала да бар.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10