ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда таудан шуганда 10 яшьлек ир баланың башы җәрәхәтләнгән

2 гыйнвар 2019, 12:39

Малайны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллыда Яңа ел алдыннан 10 яшьлек ир бала таудан шуганда башын җәрәхәтләгән. 31 декабрьдә ир баланы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәгә китергәннәр. Аның баш мие селкенгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Табиблар малайның башына зыян килүен билгеләгән һәм клиниканың нейрохирургия бүлегенә салган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10