ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бишенче гыйнварда Казанда Мубай концерты көтелә

31 декабрь 2018, 22:34 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Бишенче гыйнварда Казанда Мубай концерты көтелә Мубай белән Эльмир Низамов уртак композиция әзерлиләр.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Җырчы Мубай белән композитор Эльмир Низамов уртак проект әзерлиләр. Аларның хезмәттәшлек нәтиҗәсен 5 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Мубайның традицион концертында тыңлап булачак. Бу хактагы мәгълүматны Мубай исеме астында чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин үзе раслады.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Концерт турындагы мәгълүматны оештыручылар нигездә социаль челтәрләр аша тарата.

Илдар Мөбәрәкшин “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, әлегә уртак композиция тулысынча әзер түгел, репетицияләр булмаган.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, концертта бас-гитарачы Линар Ризатдинов һәм этник тынлы уен коралларында һәм перкуссиядә уйнаучы Александр Батраков катнашачак.

  • 2018 елның башында шулай ук 5 гыйнварда Мубайның соло концерты “Старый рояль” кафесында үткәрелгән иде.
  • Мубай исеме астында җырлаучы Илдар Мөбәрәкшинның күптән үз концертларын куймавы һәм куярга теләмәве билгеле. Соңгы тапкыр ул быел Туфан Имаметдиновның “Шамаил” проектында катнашкан иде.
  • “Шамаил” – Эльмир Низамов белән Мубайның беренче уртак проекты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10