ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Үзбәкстан татарларының "Күбәләгем" ансамбле “Без яраткан җырлар” концертын күрсәткән

30 декабрь 2018, 14:29

“Күбәләгем” фольклор ансамбленә йөрүчеләрнең яшьләре 65 яшь һәм өлкәнрәкләр, алар арасында 80, 83 яшь тулганнары да бар.

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Үзбәкстанда Фирганә өлкәсенең Татар милли мәдәни үзәге “Без яраткан җырлар” концерт программасын күрсәткән. Концерт Рус драма театрының Халыклар дуслыгы һәм сәнгате сәхнәсендә булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равия Котлыбаева җитәкләгән өлкә “Күбәләгем” фольклор ансамбле концерт программасын “Картаямыни йөрәк” җыры белән башлады. Ансамбльгә йөрүчеләрнең яшьләре дә 65 һәм өлкәнрәкләр, 80, 83 яшь тулганнары да бар. “Җидегән чишмә”, “Урманнарда алан”, “Кичер мине, әнкәй” җырларын яратып тыңладылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Эстафетаны кабул итәргә әзерләнеп килүче “Йолдызчык” балалар клубы яшь башкаручылары да үз чыгышлары белән сөендергән.

“Биредә фонограммасыз, тере тавышка җырлыйлар, шуңа да үзәк әзерләгән чараларга йөрергә яратабыз”, - дип сөйләгән хезмәт ветераны Рәшидә Заретдинова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10