ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аяксыз калган Әлмәт егете сноубордта шуу буенча мастер-класс күрсәтәчәк

30 декабрь 2018, 00:00

Илнур социаль челтәрләрдә мөмкинлекләре чикле булган затларга яңа мөмкинлекләр ачкан заманча технология турында сөйли.

(Әлмәт, 30 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Яңа ел каникуллары вакытында исә “ЯН” тау чаңгы комплексында аяксыз калган Әлмәт егете  сноубордта шуу буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2015 елда Әлмәт егете Илнур Ханнанов юл-транспорт һәлакәтенә эләгә һәм бер аягын югалта. Авырлыкларга бирешмәскә өйрәнгән егет бу юлы да сынатмый. Илнур Социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать итә, индивидуаль тернәкләндерү программасына кертелә.

2018 елда аңа Социаль иминиятләштерү фондыннан бушка протез бирәләр. Яңа заманча тернәкләндерү чарасы Германиядә җитештерелә. Тышкы энергия чыганагы булган протез электр моторлы гидравлик приводны куллана. Әлеге протез инвалидка спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.

 

Җайланмага махсус программа урнаштырылган. Аны WI-Fi ярдәмендә телефонга кушылып көйләп була. Протез тозлы һәм хлорлы судан курыкмый торган махсус заманча материаллардан ясалган. Ягъни бу протез ярдәмендә дайвинг белән дә шөгыльләнеп була.

 

Әлеге тылсымлы протез ярдәмендә Илнур Ханнанов актив яшәү рәвеше алып бара. Илнур социаль челтәрләрдә мөмкинлекләре чикле булган затларга яңа мөмкинлекләр ачкан заманча технология турында сөйли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10