ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Сөт бәяләре белән бәйле мәсьәләне күтәрү парламент абруен сакларга булыша

26 декабрь 2018, 17:18

Дәүләт Советы Рәисе сөт бәяләре белән бәйле мәсьәләдә Татарстан позициясе актив булганын билгеләп узды.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сөт бәяләре белән бәйле мәсьәләне күтәрү парламент абруен сакларга булыша. Бу хакта ул бүген журналистларга матбугат очрашуында әйтте.

Ул, сөт бәяләре төшкәч, парламентка мөрәҗәгатьләр килгәнен билгеләп узды. Беларусь Республикасыннан сөт продукциясе кертелгәненә борчылган вакытлар булганын искәртте. “Сөт бәясе 23-24 сумнан 18 сумга, аннан да түбәнрәккә төште. Крестьяннар сыер тотуга чыгымнарны аңлап алды", - диде.

“Шул уңайдан Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать булды. Уңай реакция күренде. Бүген бу вазгыять тотрыкланды”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сөт комбинатларына сөт тапшыручы сыер тотучыларга ярдәм итү өчен 800 млн сум акча бүлеп биргәнен искәртте. “Безнең позиция актив булды. 2019 елда да җиңелрәк булмаячак. Безнең бурыч – бу вазгыятьне күзәтү һәм алдан чарасын күрү”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10