ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә күргәзмә ачыла

26 декабрь 2018, 09:30 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә күргәзмә ачыла “Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе 2019 елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Мәсәкүдә 12 гыйнварда Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда “Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә театр режиссёры, СССР халык артисты Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тормыш юлына һәм иҗатына багышланган.

Күргәзмәдә Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган спектакльләрдән фотографияләр, костюмнар һәм реквизитлар, шулай ук режиссёрның шәхси архивыннан фотолар һәм видеоязмалар тәкъдим ителә.

“Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе 2019 елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.

  • 2019 елда Марсель Сәлимҗановка 85 яшь тулган булыр иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссёры булып ул 36 ел дәвамында эшли. 2001 елда “Алтын битлек” милли театраль премиягә лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10