ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Элеккеге полицейскийны мессенджерда мыскыл иткән өчен Татарстан кешесенә штраф салганнар

25 декабрь 2018, 16:16

Ир-ат суд карары белән риза булмыйча шикаять бирсә дә, суд аны канәгатьләндермәгән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат элеккеге полицейскийны мессенджерда мыскыл иткән.  Шуның өчен аны штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Октябрь башында әлеге ир-ат шәхси телефоны ярдәмендә мессенджерда төркем оештырган. Шул төркемдә элеккеге полиция хезмәткәренең фотосын урнаштырган һәм мыскыллы сүзләр язып куйган», - диде Руслан Галиев.

Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм аны өч мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Ир-ат суд карары белән риза булмыйча Баулы шәһәр судына шикаять биргән. Тик суд аның шикаятен канәгатьләндермәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10