ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда корпоратив вакытында булган низагтан соң, бер ир-ат комага киткән

25 декабрь 2018, 12:40

Ике исерек ир-ат арасындагы низаг Яңа Савин районындагы бер ресторан янында төнлә булган.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер ир-ат корпоративта булган низагтан соң комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвариянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Төнге сәгать икедә шәһәрнең ведомстводан тыш сак идарәсенең үзәкләштерелгән күзәтү пунктына Казанның Яңа Савин урамындагы бер күңел ачу бинасыннан сигнал килгән. Урынга шунда ук Росгвардиянең ведомстводан тыш сак экипажы юл тоткан», - диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Ресторан хезмәткәре росгвардиячеләргә сөйләгәнчә, төрле компанияләрдә ял иткән ике ир-ат урамга тәмәке тартырга чыккан. Клиентлар арасында низаг килеп чыккан һәм аларның берсе икенчесен этеп җибәргән. Егылган ир-ат башын бордюрга бәргән һәм аңын югалткан.

Имгәнгән ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хәзер ул комада ята.

Росгвардия хезмәткәрләре низагта гаепле ир-атны тоткарлап, полицейскийларга тапшырган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10