ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада экскурсия трамвае Яңа ел сезонын хәйрия спектакле белән ачкан

24 декабрь 2018, 08:16 , Фото: mindortrans.tatarstan.ru

Түбән Камада экскурсия трамвае Яңа ел сезонын хәйрия спектакле белән ачкан Начар ишетүче балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр әкияти трамвайның беренче пассажирлары булган.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәрендә Яңа ел экскурсия трамвае чираттагы сезонын хәйрия спектакле белән башлады. Бу турыда Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Традиция буенча, Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» предприятиесе хезмәткәрләре сезонны хәйрия спектакле белән ачып җибәрде. Быел Түбән Каманың начар ишетүче балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр әкияти трамвайның беренче пассажирлары булды.

Әкият геройлары белән бергә балалар Яңа ел маҗараларында катнаштылар, конкурсларның сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Аларга Кыш Бабай бүләкләр бирде, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10