ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәләдә яшәүче ир-атның алимент буенча ярты миллионнан артык бурычы җыелган

24 декабрь 2018, 09:00 , Фото: menzela.ru/

Минзәләдә яшәүче ир-атның алимент буенча ярты миллионнан артык бурычы җыелган Ул ай саен кызына 10445 сум 50 тиен алимент акчасы түләргә тиеш.

(Минзәлә, 24 декабрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәләдә яшәүче ир-ат еллар дәвамында алимент түләми, аның барысы 13 ел дәвамында ярты миллион сумнан артык бурычы җыелган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Суд карары булуга карамастан,  ул 2005 елдан бирле алиментын түләми. Ул ай саен кызына 10445 сум 50 тиен алимент акчасы түләргә тиеш. 

Алимент түләмәүчене аулауда суд приставы җитәкчесе Гөлнар Хуҗагалиева, суд приставы башкаручысы Светлана Бахмина, Камил Хәлиуллин, Айбулат Марданов (икесе дә суд приставы), газета хәбәрчесе Дилфас Галиев катнашты.

Бу ир-ат алимент түләмичә качып йөрүне дәвам итә. Аның даими эш урыны да юк.

Ул алимент түләмәгән өчен РФ административ кодексының 5-35 матдасе нигезендә 5 тәүлек утырып та чыккан.  Саклап торып та тота алмагач, ул актны әнисенә бирделәр. Ир-ат бурычын түләмәсә, тагын административ җаваплылыкка тартылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10