ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театрына Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшинның котлаулары тапшырылды

22 декабрь 2018, 19:41

Кариев театры татар театрының рәсми туган көнендә 30 еллык юбилеен бәйрәм итә.

Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлаулары тапшырылды. 

Кариев театры бүген - татар театрының рәсми туган көнендә - 30 еллык юбилеен бәйрәм итә.  

Кариев театры бүген - татар театрының рәсми туган көнендә - 30 еллык юбилеен бәйрәм итә.  Татарстанның беренче президенты һәм Дәүләт Советы Рәисенең котлауларын депутат, шагыйрь Разил Вәлиев җиткерде. Ул тетарны "Сәйяр" труппасы белән чагыштырды. Театрның беренче татар труппасы кебек үк авырлыклар аша оешуын искәртеп үтте.

Театрның баш режиссеры Ренат Әюповка, театрның урта буын артистларын - Рәмзия Закирҗанова, Халидә Сөнгатуллина, Лилия һәм Илнар Низамиевлар, Алия Кәлимуллина һәм башкаларга Татарстан театр әһелләре берлеге Почет грамоталары һәм Мактау кәгазьләрен Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина тапшырды.

Алып баручылар рәсми котлауларның юбилей мәҗлесендә дәвам итәчәген әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10