ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы халкы Нардуган бәйрәменә җыелган

22 декабрь 2018, 10:00

Яңа ел алдыннан уздыра торган Нардуган татарлар арасында шактый киң таралган бәйрәмнәрнең берсе булган.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы халкы Нардуган бәйрәменә җыелган. Әлеге бәйрәмне татар халкы Яңа ел алдыннан оештыра. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Яңа Ярмәк халкы авыл клубына җыелган. Алар төрле уеннар уйнаганнар, матур теләкләр теләгәннәр. "Бәйрәмгә килгән апалар бик теләп җырлар, биюләр башкарып, барлык уеннарда да катнашты. Чарабыз чәй табыны тирәли дәвам итте", диелгән әлеге хәбәрдә.

Нардуган татарлар арасында шактый киң таралган бәйрәмнәрнең берсе булган. Бу көнне кешеләр танымаслык булып киенеп, шамакайлар җырлар җырлап, йорттан-йортка йөргән. Шамакайны өйгә кертсәң, ашлык яхшы, Яңа ел имин була, дип ышанганнар, дип яза Самара татарлары сайты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10