ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Сәләт ВикиМәктәбе” татар википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды

21 декабрь 2018, 16:21 , Фото: Рамиль Гали

“Сәләт ВикиМәктәбе” татар википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды Таныклык алган Википедия волонтерлары – 8, 9 сыйныф укучылары.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Сәләт ВикиМәктәбе”  2018 елның көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясендә татар Википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды.

“Без бу чарада җиңүчеләрне билгеләмибез. Ә мәкалә язучы укучыларга таныклык, мәктәбебез атрибутикасы төшкән истәлекле бүләкләрне тапшырабыз”, - диде “Сәләт ВикиМәктәбе” директоры Тимерхан Шәйхетдинов.

“Сәләт ВикиМәктәбе”нең уку-укыту сессиясе йомгаклау конференциясендә таныклык алган Википедия волонтерлары 8, 9 сыйныф укучылары иде.

“Сәләт ВикиМәктәбе” ике ел рәттән эшләп килә. Алар елга ике – язгы, көзге уку-укыту сессияләре оештыра. Уку кысаларында мәкалә язу, вики-конкурслар, вики-проектлар үткәрелә. Финалистларга таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

  • Татар Википедиясе 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Анда барлыгы 195130 бит бар, 82204 мәкалә бар. 28 582 кеше теркәлгән, актив кулланучылар – 76 кеше. Татар Википедиясе волонтеры Фәрһад Фәтхуллинга быел ел Википедиячесе исеме бирелде.

Чарада «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» генераль директоры Алмаз Вәлиуллин, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар предприятиесе директоры
Татьяна Камалетдинова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, татарча википедиянең китапханәчесе Фәрһад Фәтхуллин катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10