ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2018 елда татарстанлылар ипотеканы ешрак ала башлаган

20 декабрь 2018, 13:29 , Фото: архив

2018 елда татарстанлылар ипотеканы ешрак ала башлаган Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ипотека буенча 120 меңнән артык килешү теркәгән.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда ипотека килешүләре саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 33 процентка арткан. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда кадастр исәбе һәм хокукларны теркәүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны тотрыклы булды һәм ипотека килешүләре төзүчеләр сизелерлек артты – теркәлгән ипотека килешүләренең гомуми исәбе 33 процентка үсеп, 123 меңгә җитте», - дип искәртте Җаббаров.

2018 елда 8 меңнән артык (2017 елда – 7,3 мең) социаль ипотека килешүе төзелгән.

Ипотека тарафыннан тәэмин ителгән кредитларның гомуми күләме 1,8 триллион сум (2017 елда – 1,5 триллион) тирәсе тәшкил иткән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10