ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә

19 декабрь 2018, 21:50

Салкын һава торышы булганда үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Салкында шарфка уралмаска кирәк, чөнки анда сулап чыгарылган һава сеңә. Металл бизәнү әйберләре һәм металл рамкалы күзлекләр кулланмаска, шулай ук юеш чәч белән урамга чыкмаска киңәш ителә.

Салкында авыз белән түгел, борын белән суларга кирәк. Шул вакытта һава үпкәгә җылынып барып җитә.

Урамга чыгар алдыннан эчкән кайнар чәй һәм кәһва кан әйләнешен тизләтә һәм тамырларны киңәйтә, ә бу организмда җылылык югалуга китерә. Шуңа күрә чәйне урамга чыгар алдыннан ярты сәгатьт алдан эчәргә кирәк. Салкында тәмәке тарту кан циркуляциясен начарлата. Алкоголь кулланганда кеше җылысын югалтуын тоймый, дип белдерә табиб.

Салкыннарда, организмга энергия җитсен өчен, үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10