ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советының 44нче утырышында парковкалар турында закон проектын карыйлар

19 декабрь 2018, 09:29 , Фото: архив

Татарстан Дәүләт Советының 44нче утырышында парковкалар турында закон проектын карыйлар Республика парламенты утырышы көн тәртибенә 22 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының V чакырылышы 44нче утырышы була. Депутатлар икенче укылышта “Татарстанда юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә кайбер мәсьәләләрне көйләү турында”гы закон проектын карыйлар. Аның нигезендә республикада парковкалар эшчәнлеге билгеләнәчәк.

Парковкалау турындагы закон проектына 30 төзәтмә кергән. 12 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитетында аларның күбесе кире кагылган.

Утырышның расланган көн тәртибе нигезендә парламентарийларның 22 мәсьәлә буенча фикер алышуы планлаштырыла. Биредә шулай ук беренче һәм икенче укылышка тәкъдим ителгән ун республика законы проекты, алты федераль закон проекты һәм закон инициативалары бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10