ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Президент цифрлы телевидениенең җаваплы министрлык тарафыннан уйланып бетерелмәвен әйтте

18 декабрь 2018, 14:09 , Фото: tatarstan.ru

Президент цифрлы телевидениенең җаваплы министрлык тарафыннан уйланып бетерелмәвен әйтте Сигнал сыйфатын тикшерү буенча район башлыклары җаваплы кешеләрне билгеләргә тиеш, дигән иде Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада цифрлы телевидениегә күчешне проблемаларсыз оештыру ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җаваплылыгында булуын, мәсьәләне җаваплы министрлык уйлап бетермәвен әйтте. Бу хакта ул "Корстон" комплексында ТР муниципаль берәмлекләре советының XIII утырышында билгеләп узды.

Аналоглы телевидениедән китү карарын 15 ноябрьдә РФ Хөкүмәте кабул иткән. 27 төбәктә 2019 елның 15 апреленә кадәр аналоглы телевидениене гамәлдән чыгару ниятләнә. Шәйхетдинов сүзләренчә, цифрлы телевидениегә күчү инструкциясе, белешмәлекләр әзер. Цифрлы телевидение кабул итү зонасыннан читтә яшәүче социаль якланмаган гражданнарга ярдәм тәртибе билгеле. Шәһәр, район телеканаллары тапшыруларны аналоглы форматта дәвам иттерәчәк.

"Район башлыкларының, цифрлы телевидениегә күчүне оештырганда, халык белән элемтәдә тору буенча җаваплы кешеләрне билгеләве мөһим", - диде Роман Шәйхетдинов һәм бу хакта Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. "Җаваплыларның төп бурычлары - сигнал трансляциясе өчен җаваплы оператор билгеләү, челтәр сыйфатын тикшерү, халыкка җыеннарда аңлату, шулай ук гаризаларны өйрәнү", - диде ул.

Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, район җитәкчеләре авыл җирлеге башлыкларына торак пунктта цифрлы телевидение сигналы булу-булмауны тикшерүне, акт имзалауны йөкләргә тиеш. "Бу мөһим эш. Авыл җирлегендә яшәүче һәркем сыйфатлы сигнал кабул итәчәгенә инананырга тиеш", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов моның белән килешмәвен әйтте.

"Җайлы гына район җитәкчеләрен сорадың. Ләкин моны бит өйрәтелгән, махсус җиһазлары булган кешеләр башкарырга тиеш. Сигнал бармы-юкмы, дип урам буенча телефон белән үлчәп йөрергә тиешме? Бу сезнең эш, республика буенча оештырыгыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу теманың атналык видеоконференц-элемтә киңәшмәләренә кертеләчәген әйтте.

"Роман, син бу тема өчен җавап бирәсе. Авыл җирлегендә кем йөрсен инде урам буенча? Аналоглы телевидение сүндерелгәч, менә аннары кешеләр реакциясен күрәчәкбез. Шуңа күрә алдан кайгырту кирәк. Могҗизалар була алмый. Бу безнең республикада әле уйланып бетмәгән мәсьәлә. Әйе, карар бар, ниндидер категорияне колачладык, ләкин әле хәл ителеп бетмәгән. Бу җитди тема, аңа әзерләнүне сорыйм", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10