ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Германиядә Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

17 декабрь 2018, 15:49 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Германиядә Чыңгыз Айтматовны искә алдылар
 
Мәдәни чараны Юнус Эмре институты оештырган.

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Германиянең Кёльне шәһәрендә Юнус Эмре институтында Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган чара узган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Программа барышында чыгыш ясаган немец язучысы һәм журналисты Ирмтрауд Гучке Айтматов әсәрләренең гаделлек, җаваплылык һәм тугрылык кебек кыйммәтләре белән сугарылганлыгын искәрткән. “Айтматов безгә, европалыларга, югалган кыйммәтләр турында белдерә”, - дигән Гучке.

Кёльнеда Юнус Эмре институты директоры Йылмаз Булут, үз чиратында, бөек язучы хөрмәтенә чараның үзләре җитәкләгән структурада оештырылганына горурлык хисләре булуын җиткерә.

Программа кысаларында Чыңгыз Айтматовның “Җәмилә” әсәреннән өзекләр укылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10