ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәшит Кәлимуллин композиторларның ТР Президенты грантын алу хокукы булырга тиеш дип саный

17 декабрь 2018, 14:21 , Фото: Михаил Захаров/архив

Рәшит Кәлимуллин композиторларның ТР Президенты грантын алу хокукы булырга тиеш дип саный Композиторлар союзы рәисе фикеренчә, милли композиторларны күтәрү проблемасы беренче урында тора.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында оркестрлардан тыш, композиторлар да ТР Президенты грантын алу хокукына ия булырга тиеш дип белдерде.

"Мәсәлән, симфоник оркестр, Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына ТР Президенты гранты бирелә. Ә ни өчен композиторларның әлеге грантны алу хокукы юк? Алар да грантны отып, республикага хезмәт итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Милли композиторларны күтәрү проблемасы беренче урында тора", - диде Рәшит Кәлимуллин.

Композиторлар союзы рәисе музыка мәктәпләрендә педагогик репертуар материаллары җитеп бетмәгәнлеген искәртте. "Композиторның да гаиләсе бар, ул да яшәргә, киенергә тиеш. Болай гына җан рәхәтлеге өчен язу бернинди кысаларга да сыймый. Ихтыяҗ булган әдәбиятка әсәрләр язу өчен аерым программа булырга тиеш", - диде ул.

"Музыкаль мирасыбызны булдыру өчен грант булсын иде", - дип нәтиҗә ясады композитор.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10